Керәшен җыруларында кием-салымнар күп искә алына.
Сырга ли бауларын билдәндер.
Киемчеләр печеп лә биргәндер.
Бу кашларын белән бу күзеңне
Бер Ходаем сөеп биргәндер.
Челтермәкле пар беләзек
Уйлый беләккәемне.
Мин киткәчтен кемнәр сөяр
Минем йөрәккәемне.
Эзәй буйларыннан эз киткән.
Ак калпакай кигән кыз киткән
Ак калпакае сызмалы
Без Якгы Күл кызлары.
Ак калфагын кисәнә.
Чугын артка чөйсәнә.
Эчендәге жаның ничек.
Безне шулай күрсәнә.
Нет комментариев