Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җырык авыз

Мәзәкләр ял вакытларында җыелган кешеләрне бер көлдереп алу, аларның күңелен ачу максатында сөйләнәләр.

Ике яшь хатын сөйләшәләр. Берсе икенчесенә зарлана:

– Беләсеңме, теге хайван мине ирем белән генә калдырып, ташлап качты.

– Любовниклардан барысын да көтәргә була. Әнә, Сараның любовнигы да качкан.

– Чынлапмы?

– Әйе, үзе генә түгел, Сараның ирен дә иярткән!

* * *

Күптән түгел генә эшкә урнашкан ике егет сөйләшәләр.

– Президент булсам, иң беренче эш итеп, балалар бакчасындагы “тихий час”ны бетерер идем, – ди аларның берсе.

– Ни өчен?

– Аның каравы, барлык эш урыннарында да ике сәгатьлек “тихий час” кертер идем.

– Ул сиңа нәрсә бирә инде?

– Җүләр, көн уртасында рәхәтләнеп йоклап алыр идем.

* * *

Урамда ике бабай очрашалар. Картрак күренгәне иптәшеннән сорый:

– Кара әле, син һаман да психологка чабасыңмы?

– Юк инде, туктадым. Ул хәзер үзе шалтырата.

– Ничек?!

– Мин аңа балачагымны сөйләгән идем. Тимерчыбык пулядан ата торган пистолетлар ясавыбыз, тере кара елан тотуыбыз, җимерек биналар түбәсендә качышлы уйнауларыбыз турында. 30 яшьлек психологка ошады, ахры. Авыр хәлгә калса, тизрәк миңа шалтыратып, киңәш сорый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев