Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җырлап узсын гомерләр

Керәшен халкы һәр эшен, һәр бәйрәмен җыр белән бергә алып барган һәм бара

Җыр, моң... Халык күңелен биләп алган, аның бөтен үткәнен әйтеп, бүгенгесен сөйләгән нәрсә бар тагын?! Керәшенне җырларыннан башка, башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Җырны да үзләренчә матур итеп, җыру ди алар. Керәшен җыруы үзенең көе белән дә, сүзләре белән дә, тематикасы белән дә башка халыкныкыннан аерылып тора. Җырлаганда урыны-урыны белән сүздәге иҗеккә басым ясап алулары бер үзенчәлек, матурлык бирә.

Иң зур урынны аш-су җырулары алып тора. Бу җырларда бер-берсен мактап җырлау, туганлыкның кадерен белергә өндәү өстенлек итә.

Ә керәшен туйлары үзе бер могҗиза, монда башыннан азагына кадәр җыр патшалык итә. Килгән һәр кунакның үзенә, дәрәҗәсенә карап, кода-кодачага, кияү-киленгә, һәр ризыкка үз җыруы бар. Монда бөтен сөйләм җыруга әйләнә. Бәлеш ачу, каз бүлү, кодалар ашын, күчтәнәч чыгару, боларның һәрберсенең үз йоласы, үз җыруы бар. Бик матур күренеш!

Әйдәгез керәшен җыруларын искә төшерик әле.

 

Урманнарга керсәң, әй җапырак,

Җаланнарга чыксаң җактырак.

Көмеш җөзеккәйләрнең кашы кебек

Җәшик әле, дуслар, җалтырап.

 

Ак калпаккаеңны күтәр-күтәр,

Кыйбыладан искән җил үтәр.

Бу дәверләр бездән үтәр китәр,

Тату җөргәннәргә ни җитәр.

 

Чәчтем дә лә бодай, чәчтем арыш,

Камылларын сирәк кем урган?

Ташлашмаек дуслар, гомер бакый,

Дус-ишләрен ташлап кем уңган!

 

Ишек алкайларын себереп тот,

Алма тәгәрәтеп уйнарга.

Бу җыруларымны исеңдә тот,

Безне сагынганда җырларга.

 

“Урманнарга керсәң”.

 

Урманнарга керсәң, сызгырып кер –

Селкенмәгән агач калмасын.

Кай илләрдә җөрсәң, җахшы ла җөр –

Сокланмаган кеше калмасын.

 

Урманнарга керсәм, хәйран калам

Агачларның бөгелгәненә.

Үземә дә үзем хәйран калам

Сезнең өчен өзелгәнемә.

 

Урманнарга керсәң, агачларның

Кәкересен кисмә, төзен кис.

Гел дә генә шушылай җыелып булмый –

Җырлашаек әле бүген кич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев