Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җыр кешенең юлдашы

Җилләтми томан ачылмый, Җырламый күңел ачылмый

Шаян такмаклар

Челтерәп аккан чишмәләрдән

Кашык белән су эчтем,

Әллә өнем, әллә төшем,

Сезнең белән күрештем.

 

Безнең ындыр артларында

Яшел чирәмнәр тездән,

Мөмкин булса бер минут та

Аерылмас идем сездән.

 

Сары матур, сары матур,

Сары матур каерга.

Ай белән кояшлар түгел,

Бергә килеп баерга.

 

Их, дускаем, гармуныңны

Ал тасмалар белән ас,

Карама кеше сүзенә,

Мин баскан эзләргә бас.

 

Аклы ситсы күлмәгеңнең

Якасын уясы бар,

Битләреңдә кояш уйный,

Ай гына куясы бар.

 

Буйларыбыз тигез түгел,

Ирем бик озын кеше,

Озын кеше, теле төче,

Куены очтымак эче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев