"Керәшен зиннәтләре" китабыннан
Җырлап кына җырлап без карадык,
Килешерләр микән көебез,
Килешерләр микән көебез.
Килешерләр булса, ай көебез,
Гомерләргә бергә йөрербез,
Гомерләргә бергә йөрербез.
Җырларга кушсаң, мин җырлармын,
Гөрләргә кушсаң, гөрләрмен.
Гөрләргә кушсаң, гөрләрмен.
Икеләр сүзеңне берләр итеп,
Өзеңне әүлиягә тиңләрмен,
Өзеңне әүлиягә тиңләрмен.
Нет комментариев