Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Яза белмичә язсаң...

2019 елның 16 январендә 84нче яшендә татар музыкаль мәдәниятенең күренекле вәкиле, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров вафат булды. Миллионлаган тыңлаучыларның хөрмәтен казанган җырчы мәңге безнең күңелләрдә сакланыр. 1999 елның 27 январендә "Керәшен сүзе" газетасында Түбән Камадан укучыбыз Михаил Урамов Илһам Шакировның концертында булган бер кызыклы вакыйга турында язып чыккан.

Зәй районына, бик еш булмаса да, танылган артистларыбыз Рәшит Ваһапов, Оркыя Ибраһимова, Габдулла Рахимкулов, Илһам Шакиров һәм башкалар концерт программалары белән Зәй район үзәгендә һәм берничә зур авылда булалар иде.

Без, Югары-Баграж мәктәбе укытучылары һәм авыл яшьләре, колхоздан машина сорап, Зәй район үзәгенә һәм Сарсаз-Баграж авылына төялеп барып, аларның моңлы җырларын тыңлап кайта идек. бу җырларны тыңлаган өстенә тыңлыйсы килә, чөнки алар эшкә дәрт, тәнгә ял һәм саулык-тазалык өсти. Яңадан-яңа җырлар башкарылганда кабат-кабат чакырып җырлата идек. Концерт барышында өзлексез кул чабулар яңгырап тора, һәм без бу артистларга бик зур рәхмәтләр әйтеп, ешрак килүләрен сорый идек.

Зәй район үзәгендә Илһам Шакиров концерты барышында бер кызыклы вакыйга булды. Клубта кеше бик күп, аяк басарга да урын юк иде. Тамашачылар арасыннан берәү сәхнәгә Илһам Шакиров исеменә записка җибәргән. Ул анда: "Сез безгә көйсез генә җырлап күрсәтегез әле", - дип язган булган (аккомпонементсыз, дип әйтүе булгандыр инде).

Концерт азагында Илһам Шакиров шул записканы чыгып укыды да: "Көйсез җыр булмый. Мин үзем көйсез җырлый белмим. Әгәр тамашачылар арасында андый кеше бар икән, чыгып җырлап күрсәтсен. Бәлки, мин дә өйрәнермен", - диде.

Залда утырган халык кычкырып көлде. Яза белмичә, язсаң, шулай да була икән.

Михаил Урамов, Түбән Кама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев