Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Яшибез өмет итеп

Елан елы Михнәтләренә түзәрбез, Бусы язмыш эше, дип. Я, Хода, без дә яшибез, Үзебезне кеше дип. Алда елан елы тора, Үтенеч бар еланга. Зинһар өчен үз елыңда Җирдә безгә кагылма. "Ат" итеп җигәләр безне, Типкәлиләр "эт" итеп. Кеше елы кайчан булыр - Яшибез өмет итеп. Халык җырларына ияреп Кара каеш...

Елан елы

Михнәтләренә түзәрбез,

Бусы язмыш эше, дип.

Я, Хода, без дә яшибез,

Үзебезне кеше дип.

Алда елан елы тора,

Үтенеч бар еланга.

Зинһар өчен үз елыңда

Җирдә безгә кагылма.

"Ат" итеп җигәләр безне,

Типкәлиләр "эт" итеп.

Кеше елы кайчан булыр -

Яшибез өмет итеп.

Халык җырларына ияреп

Кара каеш дилбегәләр

Безнең атларда гына.

Көмеш сакал, аек акыл

Калды картларда гына.

Салкын чишмә буйларында

Атлар эчерсәң иде.

Азык-төлек бәяләрен

Бераз төшерсәң иде.

Биек тауның башларында

Утырып уйлар уйладым.

Картлар йортына кыстыйлар

Киленнәрем, улларым.

Ай югары, ай югары,

Айга менгән юк әле.

Рәсәйдә рәхмәт әйтерлек

Түрә күргән булмады.

Ай да ялгыз, мин дә ялгыз,

Ай миңа ошар микән.

Телевизорлардан кайчан

Реклама очар икән.

Идел бит ул, тирән бит ул,

Тирән бит ул, киң бит ул.

Хәерчелектән чыгалмый

Һаман безнең ил бит ул.

Суда балык йөзәдер лә,

Агу тәмен сизәдер.

Агулы су, сасы һава,

Халык ничек түзәдер.

Абау җаныем керфегең,

Бирче миңа бөртеген.

Бүре законнары хаким,

Эче пошмый беркемнең.

Бүләк

Хатыны бүләк эзләде,

Юбилейга, Әхмигә.

Кесә телефоны алды -

Кирәк нәрсә һәркемгә.

Кирәге дә юк Әхмигә -

Боралмады бүләкне.

Ни хәл итмәк, гомер белми,

Хатыны ни кирәкне.

Инде менә ике-өч атна

Телефон көйли Әхми.

Аңа да шалтыратмыйлар,

Үзе дә бер сүз әйтми.

Тәмам кәефе кырылды,

Белсә сүгенер иде.

Телефон кадәр телефон -

Бер чүп, сувенир инде.

Бер ел инде телефонны,

Караучы юк алып та.

Ауный чүп-чар арасында

"Ыспальный"да камудта.

Төнлә уянды хатыны,

Әхминең сүзләренә.

Ягымлыдан-ягымлы сүз

Әхмие тезә генә.

Бердәнберем, бәхетем, ди,

Синнән башка дөньям юк.

Бер генә көн күрмәсәм дә,

Язам, ди, акылдан ук.

Бәхетле икән хатыны,

Аңлады яңа гына.

Кем уйлар телефон бар дип,

Әхминең яңагында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигърият