Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Вадим Захаров Яңа елны шлагбаум янында каршылаган

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров Яңа ел төнендә үзе белән булган кызыклы хәл турында сөйләде

Бу хәл студент вакытта булды, әле өйләнмәгән идем. Яшьләр бергә җыелышып, Яңа ел каршыларга булдык. Яхшылап әзерләндек. Шулай да, унике туларга ярты сәгать вакыт калгач, бәйрәм өстәленә нидер җитмәгәне ачыкланды.

Пчеловодта инде кибет бикле иде. Күрәсең, бик кирәкле нәрсә булгандыр инде, машинага утырып, алты-җиде чакрым ераклыктагы Шәмәрдән поселогына киттек. Эзләдек-эзләдек, анда да ачык кибет таба алмадык. Унике туларга ун минут калганда, кире кайтырга чыктык. Юлыбыз тимер юл аша уза. Шунда килеп җиткәндә генә шлагбаум безнең юлны бикләп куймасынмы!. Ялынсак та, будкада утыручы кеше безне чыгармады, чөнки поезд якынлашып килә иде. Яңа елны, дустым белән икәүләшеп, шунда машинада каршыладык. Поезд машинисты кычкыртып узды, без дә аңа сәлам биреп калдык. Бер дә истән чыкмый шул Яңа елны каршылау. Шулай кирәк булгандыр инде ул. Ашыкмагыз, дип, Алла бабай безне, бәлки, нидәндер саклап калгандыр...

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев