Уйнап-көлеп күңел юатыйк
Җан җал иткәндә

Уйнап-көлеп күңел юатыйк

Мамадыш районы Җөри авылында Анна Наумовадан язып алынган.

Бишмәтләреңдә биш төймә,

Бишесе дә Болгар көмеше;

Йөзкәйләрнең - йөзем җимеше,

Буйкайларның - Идел камышы.

 

Алып бирим сиңа ак сабын,

Иртә сагынмасаң, кич сагын.

 

Менмәс тә идем мин бу баскычларга,

Баскычлары бадъян ла агачы;

Килмәс тә идем лә мин шушында,

Туганнарым  - сандугач баласы.

 

Ак мамыкны күккә буятыйк,

Уйнап-көлеп күңел юатыйк.

 

Кырга чыгулардан нинди файда,

Кыр киеген атып алмагач;

Буйлар үстерүдән ни файда,

Уйнап кына көлеп калмагач.

 

Җау-җау итә Агыйдел камышы,

Җан-җан итә туганнар тавышы.

"Керәшен җыру әйтә" җыентыгыннан алынды.Чаллы, 1999 ел.


Нет комментариев