Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

“Усыкай буйлары” керәшен фольклор ансамбле

Сезгә “Усыкай буйлары” ансамбле репертуарыннан “Усы басулары” җыруын тәгъдим итәбез

“Усыкай буйлары” – Мөслим районы, Яңа Усы авылындагы керәшен фольклор ансамбле. Ансамбльнең җитәкчесе – Наилә Демидова, 1980 нче елда, авылның иң актив үзешчәннәрен җыеп, 9 кешедән торган ансамбльне оештыра. Шул вакыттан бирле, авылда бер генә чара да ансамбль катнашыннан башка узмый. Аның репертуарында керәшен милли бәйрәмнәре, җырлары, биюләре төп урынны алып тора. Хәзерге вакытта ансамбль 30га якын кешедән тора. Ул бүгенге көндә районда гына түгел, республика күләмендә дә танылып өлгерде.

Сезгә “Усыкай буйлары” фольклор ансамбле репертуарыннан “Усы басулары” җыруын тәгъдим итәбез:

Усы басулары да ла зурлар да ла басу,

Ике малай кырларны ла әле, тырмалай (2)

Беребез дә андый ла, беребез дә монда

Адашыптай йөргәндәй ләй әле, ай, торнадай (2).

Кояшлар ла чыгар ла, ай, айлар да әйләнеп,

Агачлардан агачларга ай, әле, ай, бәйләнеп (2).

Исәпләр булсак та ла, берләр дә кайтырбыз,

Җирнең чатларыннан дай әле, ай, әйләнеп (2).

Фото: http://muslumovo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев