Тюшягеҥя караб аягыҥ суз
Җан җал иткәндә

Тюшягеҥя караб аягыҥ суз

1927 елда язылган мясял

Мясял

Кюл буйында бер бака

Зур сыйырга кюз сала.

Анын олологына

Хайран була, соклана.

 

Кюҥеленнян уйлый бу:

“Ничек ӱскян, шак катам!..

Булмам микян анын кюк,

Кейергяляб карасам”?..

 

Тиле бака кейереля,

Кыуык булыб кюбеня,

Корсакларын ыугалый, –

Ӱсмям микян диб уйлый.

 

Ӱскяндер кюк тойолоб,

Эче катыб кӧлдӧ дя,

Шарт иттереб жарылыб,

Ботон сузыб ӱлде дя.

Давид Григорьев

"Киҥяш", 13 январь, №2 (109) 1927 жыл

фото:https://ds04.infourok.ru

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев