Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Тәрәзәләр ябам

Никифор Тукмачевның "Тәрәзәләр ябам" шигыре

Никифор Тукмачев

ТӘРӘЗӘЛӘР ЯБАМ

Өйнең түгел, кыяр-кыймас кына
Тәрәзәсен ачтым дөньяның.
Яхшысын да күрдем, яманын да,
Шакшысын да күрдем мин аның.

Вакыт юар, сүзләр онтылырлар,
Язып калыйм килер буынга.
Бу дөньяның нужасын да күрдем,
Хуҗасын да күрдем, колын да.

Ачысын да белдем, төчесен дә,
Ярты ятим үтте яшьлегем.
Балачагым үткән һәр сукмакта,
Һәр эземдә кайнар яшь минем.

Барсы дөрес, барда күз алдымда,
Чуалмаган әле хәтерләр.
Безнең буын ничек көн күргәнне
Сугыш ятимнәре әйтерләр.

Яшьтәшләрем үскән нигезләрне
Чүп үләннәр баскан котырып.
Безнең белән бергә авыллар да
Бетеп бара инде отыры.

Тәрәзәмнең капкачларын ябам,
Бөтенләйгә ябам, ачмаска.
Без күргәнне инде оныкларым
Күрмәсеннәр иде ичмаса.

 

Фото : http://hiero.ru/pict/e05/2148312.jpg

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев