Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Һәрьяктан сокланырлык карендәшебез

"Шигырьләрне композитор, моң иясе язганлыгы күренеп тора - алар төзек ритм белән язылган, үз аһәңнәре бар.."

"...Теле саф, чишмә кебек челтерәп тора. Иң мөһиме, алар ясалма түгел, көчәнеп язылмаган. Алар самими, ихлас..." Бу сүзләр барсы да безнең карендәшебез, баянист, композитор, педагог, язучы - Марс Макаров иҗаты турында.  

Мәхәббәт һәм гыйшык уты

Мәхәббәт!

Аның ЯЛКЫНЫ

Давыллардан көчлерәк...

Янган утны басып була -

Сөю утын басар өчен

Күп түземлелек кирәк...

Мәхәббәтнең гыйшык уты

Яшен уттан яктырак.

Аның уты узып китми,

Яшен кебек ялтырап...

Мәхәббәт ул -

Яз сулышы,

Яшь йөрәкне кузгата.

Хыял бишегенә салып,

Якты хисләр уята.

Әдәпсезләрне сихерләп,

Матур итеп сөйләтә...

Саф аң кертә,

Батырлыкка өнди,

Яхшылыкка өйрәтә.

Дан җырлыйбыз мәхәббәткә,

Алданабыз ләкин кайчак

«Кабахәткә».

Мәхәббәт ул - «кире шайтан»,

Үз итә ул чирләрне:

Кара тәнме,

Сары тәнме,

Урысмы син,

Типтәрме...

(Төкерә ул кануннарга.)

Ирек кошы булып оча,

Танымый ул чикләрне...

Гыйшык уты исә

барыннан да яман:

Чаткылары куна башта

Яшь талга...

Аннан менеп китә

Кыя тауга...

Ташкын суы булып ага да ул,

Яшь колындай шашып чаба ул,

Җан сөйгәннең

карашларын әзләп,

Җиһан-йолдызларга бага ул.

Ай нурымда тәрәзәгә чиртеп,

Карт йөрәкне кага ул.

Адәмнәрнең җан куенында

Мәхәббәтнең гыйшык уты

Менә шулай яна ул.

 

Ана мәхәббәте

Ирләр гыйшкы мәңгелекме?

Юк, булмастыр...

Ул син әнкәй -

Саф хисләрнең солтаны...

Сөю-мәхәббәт антына

Синең кебек тугрылыклы

Юк һичкайда булганы.

Газиз балаң ерак китсә,

Бәгыреңә сагыш тулып

Кайный синдә илереп.

Кайтыр, диеп, күзең төбәп,

Көн дә, төн дә тәрәзәгә

Син карыйсың тилмереп.

Мәхәббәтнең илаһи көчен,

Гүзәллеген һәм сафлыгын

Син беренче расладың.

Кан түгүне син фаш иттең,

Яшәешнең иминлеген

Син беренче якладың!

Күкрәк сөтеңнән яралган

Мәңге сүнмәс сөю утын

Син кабыздың бу җирдә,

Адәмнәргә күчкән ул ут

Йолдызларга күчеп яна,

Ятсаң да үзең гүрдә.

 

Белсәң иде

Язлар үтми, язлар кала...

Гомер үтә.

Яшәү китми, хәтер китми,

Яшьлек китә.

Күңелләргә сагыш салып,

Еллар үтә.

Тормыштагы ләззәтләрнең

Соңы җитә.

Кушаяклап чапкан аттай

Вакыт үтә.

Хыялларга пычрак атып,

Тарих китә.

Белсәң иде

Киләчәктә безне

Ниләр көтә?..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев