Питрәч “Тала”сы җыры
Җан җал иткәндә

Питрәч “Тала”сы җыры

Бу җырны керәшеннәрдә “Чүпләмле” биюен башкарганда җырлыйлар

Челтәрле күпер астында

Ак чиләгем күмелде.

Әйдә, дуслар, барыйк әле —

Питрәч ягы күңелле.

Кушымта:

Эх, тала, тала, тала,

Тала ике беләгем.

Нигә тала, нигә яна

Икән минем йөрәгем?!

Талмас иде беләккәем,

Талдыручы булмаса;

Янмас иде йөрәккәем,

Яндыручы булмаса.

 

Су буенда кыяк үлән,

Кыеп аласы иде.

Мәңге онытылмаслык итеп

Җырлап аласы иде.

Кушымта.

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып

Бергә басыйык зле,

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп

Күңел ачыйык әле.

Кушымта.

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып

Килдек монда биергә.

Эшлибез дә, җырлыйбыз да,

Вакыт та бар биергә.

Кушымта.

“Керәшен җыру әйтә” җыентыгыннан, 1999


Нет комментариев