Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Ольга Тихоновская: "Кашка тауга тарта күңел"

Зәй районының Баграж авыллары янындагы Кашка тау итәгендә Питрау бәйрәме быел да 12 июль көнне була

 Зәйдә туып-үсеп, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Ольга Тихоновская Кашка тау Питравына багышлап шигырь иҗат иткән. 

Кашкатауга тарта күңел

Кашкатауның үзәгенә
Халык җыелган матур киенеп.
Яше-карты, район халкы
Күңел ачалар җыелып.


Бу зур изге бәйрәмнәрне
Сагынып ала халык.
Питрауга бәйрәм итәргә
Туганнар кайткан сагынып.


Борчак җитә, җиләк пешә,
Кибә җыйган себерке.
Печәнлектә йоклый яшьләр
Бигрәк исле печәне.


Исерешеп беткән кортлар
Пыш-пыш иткән күреккә.
Умартачы бал аерта
Бирермен дип бүләккә.


Әчегән бал белән сыйлый
Умартачы картларны.
Җыелышкан күрше-тирә
Бәйрәм итә Питрауны.


Искә алып сөйләшәләр
Зур бәйрәм мизгелләрен.
Таң атканда озатып куйган
Чибәр, уңган кызларны.


Озатып куйган матур кызлар
Аларга хатын булган.
Аккан судай еллар үткән,
Бәхетле картлык җиткән.


Питрауга дип кайта хәзер
Үсеп җиткән балалар.
Үзләренә пар эзләргә
Бара тауга оныклар.


Шушы зур бәйрәмнәр җитсә,
Җилкенә күңелләрем.
Тарта кебек Кашкатауга
Калган яшьлек эзләрем.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев