Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Офыклардан эзлим яз назын

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев талантлы шагыйрь дә әле

Качсаң иде

Ардым, бик ардым, каядыр

Китеп эрисем килә.

Атнаның көнен, сәгатен

Онытып йөрисем килә.

Бернинди яңалык, хәбәр...

Муеннан булдым, туйдым.

Шушы ялган пычыракта

Югалуымны тойдым.

Качсаң иде берәр ара

Урман, боланлы җиргә.

Коенып чыкка, иртәләрен

Үзәннәрдә йөрергә.

Шакшыландык, үзебез үк

Белмибез ни кылганны.

Җир түзәлмәс бу зәхмәткә,

Бетәр диләр дөньяны.

Бетәр дә шул, кеше үзе

Югалткач кешелеген.

Ерткычтан да явызрак без

Бер беребезгә бүген.

 

Онытырсың, беләм

Онытырсың, беләм, еллар юар

Иренеңдә калган назымны.

Күзләремнең төсен әкрен-әкрен

Син сизмәссең югалтканыңны.

Төшләреңдә күреп саташмассың,

Өзгәләнмәс күңелең сагыштан.

Тавышын гына бер ишетсәм иде,

Дип әйтмәссең сорап язмыштан.

Керфек какмый чыккан озын төннәр,

Яшьле күзләр — бар да югалыр.

Ләкин барыбер йөрәк читендә бер

Җылы төер булып, хис калыр.

Әмма бер көн арып талган чакта

Газаплардан, тормыш йөгеннән,

Җылы төер мине исеңә төшерер,

Яшь бөртеге булып күзеңнән.

 

Таң атканда

Сибелде бөтен дөньяны

Тере итүче якты.

Һәрбер нур, җирне иркәләп,

Җылылык булын акты.

Әйтерсең кемдер тылсымлы,

Назлы тавышы белән

Уята иде гөлләрне,

Үпкәләп күзләреннән.

Ерак офыклар яктырып

Балкып кабынды кебек.

Тугайлар нурга күмелеп

Яталар сыман көлеп.

Басу, болыннар өстендә

Җылы рәшә кузгалды.

Тамчыга тамчы кагылып,

Кыңгыраудан чыңлады.

Әйтерсең шушы җылы чың

Хәбәре иде таңның.

Җир уятып күккә чөйде

Җыр итеп тургайларын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев