Никифор Тукмачев – Зәй ягының Югары Баграж авылы егете. Шигъри сүз тәмен, бар нечкәлекләрен белеп язучы чын шагыйрь ул.
Елый алу - үзе бәхет,
Табиблар беләләрме?
Кайчагында бер елау да
Җиңеләйтә хәлләрне.
Елый алмау – бәхетсезлек,
Төшендем, баштан үткән...
Елый алмый, яше кипкән,
Яшәү өмете беткән.
Елаганның хәленә кер,
Кайгыларыннан юат!
Еламаганны саклый күр,
Яшәргә өмет уят!
Еламаганнарның хәле
Һичшиксез авырырак.
"Зәй офыклары"
Нет комментариев