Никифор Тукмачев: Гомерем Питраулары
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачев: Гомерем Питраулары

Никифор Тукмачевның 2008 елда язылган шигыре.

Гомерем Питраулары.

Питрау үтсә — җәйләр үтә, диләр,
Әле кайчан гына яз иде.
Җәйләрнең дә көн санаулы калган,
Санаулы көннәр ул аз инде.

Бер шом сала якын дусларымның:
«Хәлең ничек» — диеп сораулары.
Бу сорауны фәкать бирәләрдер,
Гүя, үткәннәргә Питраулары.

Еллар үткән саен, төшкә ешрак
Керә икән яшьлек утраулары.
Юкка түгел, бусы бер билгедер
Җитүенә гомер Питраулары.

Хискә түгел, маңгай-чигәләргә
Төшә икән язмыш кыраулары.
Шул ук кырауларның шаукымыдыр
Йөрәгемнең әрнеп сыкраулары.

Аңымны томалый, зиһенемне
Тәүге сөйгәнемнең очраулары.
Их, сез хисләр, ничек оят түгел:
Гомернең бит инде Питраулары.

Питрау җитсә — җәйләр үтә, диләр,
Ишетмәссең кошлар сайрауларын...
Сайрар кошлар хәлен мин аңладым
Гомеремнең җиткәч Питраулары.


Нет комментариев