Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Надежданың яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез

Шагыйрәнең "Ява карлар", "Яратам", "Авыл иртәләре" шигырьләрен укыгыз

Надежда ТОКРАНОВА Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылында туып-үсә. Мәктәптә укыган чагында ук, 14 яшеннән шигырьләр иҗат итә башлый. Бүгенге көндә Яшел Үзән районының В.Карпов исемендәге лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Блогер, үзе көй язган җырларны башкаручы Надежда күңел хисләрен шигъри юллар итеп, ак кәгазьгә тезә. Аның шигырьләре үзе берничә ел журналист булып эшләгән “Туганайлар”да әледән-әле басылып тора.

Ява карлар

Карлар ява, ап-ак карлар
Йөрәгемне аңлый микән?
Шул карлардай бөтерелеп,
Кар бөртеге булыйм микән?

Гизәр идем иңләп-буйлап,
Жир шарының почмакларын.
Күрер идем, белер идем
Башкаларда ниләр барын.

Сиздермичә кунар идем,
Бер гашыйкнын битләренә.
Сеңәр идем сиздермичә,
Үтеп йөрәк түрләренә.

Эрер идем назын тоеп,
Шул йөрәкнең утларында.
Тынычлыкка төрер идем,
Ярсуланган чакларында.
Син дә мине юат әле,
Кар бөртеге булмаганда…

Яратам

Яратам җыр-моң дәрьясын,
Ул кайдадыр күңел түремдә.
Сөенгәндә, көенгәндә, җаным
Шул җырларга кат-кат төренә.

Үрелә җырларым, үрелә,
Аклыкка-сафлыкка күмелә.
Яктылыкка өндәп җиһанны,
Явызлыкны күреп сүрелә.

Йөрәгемнән чыккан җырларым,
Дөньямны җылытып яныгыз.
Чынлап сөйгән тугры йөрәкләргә,
Тугры булып мәңге калыгыз.

Җырларым җылыта җанымны,
Җырларымны теләп уятам.
Юк-барларга ялгыш еламагыз,
Һәркемне үз итеп юатам...

Авыл иртәләре

Кайткан саен сокландыра,
Күкрәгемдә — һавасы.
Урамнарны дәшми узам,
Тими калмый дәвасы.

Авыл-авыл, авылкаем,
Һәрвакыт күңелемдә.
Гармун тавышын ишетәм,
Бер җырлап җибәргәндә.

Сызылып аткан таңнарны
Сокланып торам карап.
Татлы балачак сукмагын
Эзләдем синдә елап.

Кайтавазларын ишетәм
Күңелле яшьлегемнең.
Искә төшә, уйландыра
Актарып хәтеремне

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев