Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Надежда Токранова: «Менә шунда күздән утлар чыккан иде...»

«Туганайлар» редакциясе оештырган «Керәшенчә марафон» кысаларында Казаннан Надежда Токранова бер фотосурәт тарихы турында сөйли.

"Шушы фотога тукталды күңел... Машкам минем... И, әйбәт тә сыер иде инде: шундый акыллы, акаеп йөрми, алга чапмый иде, кайбер сыерлар сыман. Сыерлар арасында да интеллигенция вәкилләре бар дисәләр, Машка аларның берсе иде инде.

Көтү каршына төшкәндә, аның арттан, җайлап кына, кайтуын мин инде белә идем, алдан акаеп кайтучы Бәләкәч бар бит әле анда (бирде ул менә кирәкне, артыннан чаптырып). Бөтен көтү каршыларга төшкән кеше үз сыерын онытып, минем акайганны борыша иде. Аны "ду" китереп кайтыр юлга борам да, Машканы көтәм. Машка, җайлап кына, минем янга килеп җиткәч, "ду" китереп, Бәләкәч артыннан аны чаптырам, чөнки тегесе икенче юлдан да кача белә иде.

Көтү көткәндә Машка минем янга килә, я мин аның янына. Ул ята көйшәп, ә мин утырам аны кочаклап. Артык кочакласаң, муеннарына массаж да ясаталар иде тагын – сузып куялар муеннарын, ясамас җиреңнәр ясарсың, бөтен ипине аларга ашатып бетерә идем, шуңа күрә миннән ерак йөрмәделәр алар.

Көтүдән кайтканда авыл буйлап кочаклашып кына кайта идек. Муеныннан кочаклыйм да, барысы да кәнәгать. Тирәйләр тавын, тагы да, "скоростной" режимда менү юлын таптым. Сыер койрыгына тотынам да, дүртенче тизлектә менгереп тә куя. Типкәннәре булмады нишләсәм дә, ләкин абзарга керткәндә үзара сөзешеп, аягыма бастылар.... Менә шунда күздән утлар чыккан иде. Шуннан бирле онытмыйм инде сыер баскач ничегрәк икәнен.

Гомумән, хайваннарны кечкенәдән бик яратам. Тавыгы да, дуңгызы да, эте дә, куяны да, әтәче, тавыгы да калмады миннән. Һәрберсе белән бәйле хәлләр җитәрлек..."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев