Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Мамадыштан Александр Захаров иҗаты

Александр Захаров Мамадыш районының Кумырык авылында туып-үскән.

Аның шигырьләренә туган ягына, якыннарына, тормышка булган чиксез ярату, соклану хисләре салынган.

Тормыш байлыгы.

Әллә нинди булды бүген көне,
Ары-бире йөрим сугылып.
Олыгаеп киләм, ә һаман да,
Яшьлегемә карыйм борылып.

Күңелгә бит боерык биреп булмый,
Үткән яшьлегемне сагына.
Балачагым искә төшкән саен,
Күңел тарта авыл ягына.

Бала чакта бергә җиләк җыйган,
Яшьтәшләрем искә төшәләр.
Ул чактагы кебек түгел миңа,
Хәзер килгән кичләр, иртәләр.

Зарланасым килми, олыгайсам да,
Бирсен генә Ходай саулыгым.
Туганнарым, якыннарым янда,
Шулар минем иң зур байлыгым.

Уйлану.

Картаясың, чәчең агара дип,
Кемнәр генә миңа әйтмәде.
Ак чәчләрем узган гомеремнең
Истәлеге - көмеш ядкәре.

Чәч- мыекны буяп куеп була,
Була башка парик кидереп.
Киткән юлдан кире кайтып була,
Ә гомерне булмый чигереп.

Һәркемгә дә картлык килми икән,
Кемдер яшьли китә бу җирдән.
Теге дөнья матур диләр дә бит,
Ә анысын кем барып күргән.

Шатлык булмаса да, килсен әйдә,
Бик күрәсе килә минем дә.
Сәламәтлек бирсен иде, Ходай,
Шатланышып яшик бу җирдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев