5 октябрь ТНВ каналында чираттагы "Җәвит Кәмит" тапшыруы эфирга чыкты
Тапшыруда карендәшебез, автор-башкаручы Людмила Аланлы да катнашты. Әлеге тапшыруда кунаклар мәзәкләр, кызык вакыйгалар турында сөйләп, рәхәтләнеп күңел ачалар.
Исегезгә төшерәбез, Людмила Аланлы күптән түгел әни булды. Соңгы елда ул үзенең бар вакытын бәләкәченә бирде. Карендәшебезнең, декрет ялыннан соң, зәңгәр экраннарда әле беренче тапкыр күренүе.
Нет комментариев