Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Луиза Янсуар: "Җиде ят арасыннан берәү якын..."

Луиза Янсуарның шигырьләре

***

Күкрәү иңсә Күкләр тарафыннан.

Утлы яшен үтсә чагылып,

«Аннан хәбәр...» диеп, исенә ал

Яшеннәрдәй ялкын чагымны...

Ә мин, җанның читлекләрен ачып.

Юнәлтермен Күккә карашым...

һәм кайтырмын сиңа бер мизгелгә

Мәңгелектән гүя адашып...

***

Һәр аерылган саен

Йөрәгеңнән

Тамырларым белән аерылам.

Синсез очсам.

Тарая күк  Күкләр,

Канатларым җилдә каерыла...

Кабат кайтам сиңа 

Күкрәгеңдә

Яфрак ярам, кошка әвереләм.

Без бербөтен

Булганбыздыр, бәлки.

Җирнең тик яралган дәверендә?!

Учак яктым

Җиде ят арасыннан берәү якын.

Далада аның өчен учак яктым.

Ак атым чапты, өзеп тезгеннәрен...

Ымсынган, ярсынганнар без генәме?!

Учагым очты үрләп-үрләп Күккә...

Син икән, – дидем, бердәнберем көткән...

Төн япты Җиргә йолдыз – канатларын.

Оялган Айны болытлар каплады.

... Кешнәде атым җилпеп җилгә ялын.

Таңнарның гүзәллеге!.. Хәйран калдым.

Җиде ят арасыннан иттем якын.

Далада аның өчен учак яктым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев