Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

"Кряшен чибяре" - Светлана Максимовадан коймак рецепты

24 февральдән 1 мартка кадәр керәшеннәрдә Май чабу атнасы

"Кряшен чибяре - 2005" титулы иясе Светлана Максимова аш-суга да бик оста. Социаль челтәрләрдәге фотоларыннан күренгәнчә, ул һәрвакыт төрледән-төрле, гадәти булмаган рецептларны сыный. Үзе дә яңа төрле ризыклар уйлап чыгара. Ә Май чабу атнасында ул коймаклар һәм беленнәрне ул менә шушы рецепт белән генә пешерә икән:

1,5 стакан сөткә 

0,5 ст су кушып, шуны  30-40 градуска кадәр җылытырга. Шуңа

2 күкәй,

1 чәй калагы тоз,

1 аш калагы шикәр салып,  венчик белән күпертергә. Шуңа

1,5 стакан он кушып (кирәк булса, тагын бераз өстәргә була) куе йогурт, йә сыек каймак куелыгында камыр ясарга. Шуңа

1 чәй кашыгы соданы уксус белән бутап салырга,

2 аш кашыгы көнбагыш мае салып болгатырга.

Ярты сәгать торсын. Аннары калын төпле табаны нык итеп кыздырып, кисточка белән бераз гына майлап, беленнәрне пешерергә. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев