Көлкенең дә файдасы бар
Җан җал иткәндә

Көлкенең дә файдасы бар

Мәзәк – борынгы заманнарда ук туып, безнең көннәрдә дә актив яши һәм үсә торган жанр

Гаилә башлыгы

 – Син гаилә башлыгы, үзең хәл ит.

 – Нишләп мин булыйм ди инде… Без гел барсын да бергә хәл итәбез ич.

 – Барыбер, син – гаилә башлыгы.

 – Нишләп мин?

 – Бәхәсләшмә минем белән! Шул минуттан алып ир – гаилә башлыгы

***

Кечкенә улы әнисеннән сорый:

 – Әни, нигә бу конфет “Алма” дип атала?

 – Аны алма кушып ясаганнар

 – Алай булгач, “Кис-Кис” конфетына нәрсә кушканнар?

***

Әтисе эштән кайткач, улыннан сораштыра:

 – Сашук, бүген әниеңә булыштыңмы?

 – Юк. Сеңелем Машукка булыштым.

 – Булдыргансың. Ә ничек итеп?

 – Бергәләшеп бер банка варенье ашап бетердек.

***

Операция өстәлендә яткан авыру хирургтан сорый:

 – Әйтегез әле, бу операциядән соң мин скрипкада уйный алырмынмы?

 – Әлбәттә уйный алырсыз.

 – Чынмы?

 – Әйе, әйе!

 – Кызык кына операция икән, – дип куя авыру. – Беркайчан скрипкада уйнаганым булмады югыйсә...


Нет комментариев