Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Клара Булатова: “Ләкеләрдә үткән балачак”

Җаннарымны өзеп искә төшә. Ләкеләрдә үткән балачак. И, ул Ләке! Минем гомерем буе Җырларымда яшәп калачак.

Үтте инде уңыш бәйрәмнәре...

Покраулар һаман хәтердә.

Мич тутырып пирук, дурычмаклар

Пешерәләр иде Ләкедә.

 

Җорттан җортка “рәт ашы” йөри,

“Пурчинкә”ләр куела табынга.

Кышын-җәен колхоз җөген сөйри –

Ат суймыйлар иде авылда.

 

“Деликатес” сүзен белми идек,

“Ару азык” иде андые.

Какланган ит белән сыйлый иде

Җумарт куллы Җапай Аудые.

 

Мал суйганда куырылган тәбә

Җегәр өсти җегет көченә.

Аның тәме сугымчының түгел,

Пешекченең бәйле эшенә.

 

Аны һәркем булдыра да алмый,

Һәрбер эшне белеп тотасы.

Ит какларга оста булса Аудый,

Куыруның Пекла остасы.

 

Ә пилмәнне барыбыз да ясый,

“Авыз ачу” җитәр алдыннан.

Җөзәр-җөзәр аны бөтерәбез

Тыш камырын басып ак оннан.

 

Иттарткычлар анда кулланылмый,

Чапкыч белән агач ялгашта

Ваклап ясап кайнар шулпаларда

Пешерәләр. Аннан табакка.

 

Бушатасың... Суган, борыч исе,

Өсләрендә тәмле өресе.

Өстәвенә үртәп юрау китә;

Борыч тулы була бересе.

 

Ә берсенә ярма тутырылган,

Кайсынадыр тәңкә төргәннәр.

Табын көлә: имеш, бик бай була

Авызына тәңкә кергәннәр.

 

Борыч тисә әче телле инде,

Ярлы була ярма эләксә.

Бусы уенлы-чынлы юрау үзе

Исем тага торган бер нәрсә.

 

Үсмер чакта күпме азык җыйган

Бу гомерем синдә, керәшен,

Каләмемә синең кушаматлар

Ияреп калган шуннан, күрәсең.

 

Кара көзләр җиткән, Покрау үткән,

Ак төсләргә күчә басулар.

Озакламый, димәк, кышлар керә –

Якыная “Авыз ачу”лар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев