Китәсең, туган, китәсең
Җан җал иткәндә

Китәсең, туган, китәсең

1953 елда Алексеевский районы Кр. Баран авылында Анна Кирилловадан язып алынган җыру.

Китәсең, туган, син китәсең

Ат кынайга авыр итәсең;

Ат кынайга авыр син итмисең,

Җан гынайга ямансу итәсең.

 

Китәсең инде, син китәсең,

Артларыңнан буран себерер;

Син киткән юлларга карый-карый,

Ике күзләребез тилмерер.

 

Килче, туганым, бире таба,

Таянып сөйләшиек киртәгә;

Сагынып саргайсак та, син булмассың

Безнең яныбызда иртәгә.

 

Керләр генә элдем киртәгә

Җилбер генә җилбер итәргә;

Йөри туганыбыз, ай, китәргә,

Без белмибез нихәл итәргә.

 

Син китәсең җирнең читенә,

Без калабыз кояш битендә;

Җирнең читләренә барып җиткәч,

Хат язарсың кәгазь битенә.

 

Ак каеннарның бөресен

Итәгеңә төяп йөрерсең;

Төшләреңдә безне күрерсең дә

Өннәреңдә елап йөрерсең.

 

 

 


Нет комментариев