Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен җыры: Урам көе

Төрле якларда яшәүче керәшеннәрнең җырларын барлау эшен дәвам итәбез

Борынгыдан килгән җыруларыбызны саклап калган өлкән буын кешеләре халыкның иң зур байлыкларын - җыруларыбызны саклаучы. Вакыт узу белән, бу хәтер дә югалырга сәләтле. Шуңа күрә "Туганайлар" бу байлыкны бергә туплап, җыеп, күрсәтеп килә. Элегрәк җырларның сүзләре генә язып алынган булса, хәзерге заман техникасы җырлаучыны да, көен дә ничек бар шулай язып алырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә барлык укучыларыбыздан шундый видеоязмалар көтеп калабыз. Электән килгән керәшен авыз иҗатын бергәләп киләчәк буыннарга тапшырыйк! Кәвәл авылында онлайн рәвештә узган Тройсын бәйрәмендә яздырылган видеоязманы Зоя Шипшова төшергән.

Питрәч районы Кәвәл авылында җырлана торган "Урам көе"н ( видеода 1нче җыр) Измайлова Елена Трофимовна башкара. "Урам көе"н элек электән кичке уенга чыккан яшьләр җырлаган. Солдатка алынган егетләр иптәшләре белән урам әйләнеп, туганнарын чакырып, кызлардан кулъяулык җыеп йөргәндә җырлаган.

Икенче җыр - Багашова Зоя Григорьевна башкаруында "Матур кызга" керәшен халык җыры .

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев