Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен җыруы: “Дуслар җыелышканда”

“Керәшен зиннәтләре” китабыннан

Кара урманның ла, уртасында

Карт имәннәр кистем лә, күмергә.

 

Пар-пар үрдәкләр йөзәдер

Әрәмәдә күлләрдә шул,

Җыен дуслар җыелышкан,

Чәчәк ата гөлләр дә, шул.

 

Озын гомерләрнең буйларында

Тату булсак иде гомергә.

 

Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк,

Җиләктән кайтып киләм шул.

Җир җиләге ничек тәмле,

Сине дә шулай күрәм шул.

 

Суның буйларында йөри торгач,

Алтын тәңкә таптым әләли. 

 

Алтын тәңкә безгә зур мал түгел,

Тик дуслык кирәк безгә бүген.

Дуслыгыбыз алтыннардан кыйммәт,

Башкасы безгә кирәк түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев