Керәшен җыруы: Агыйделкәйләргә без төшәбез
Җан җал иткәндә

Керәшен җыруы: Агыйделкәйләргә без төшәбез

“Керәшен зиннәтләре” китабыннан

Агыйделкәйләргә без төшәрбез,

Колачларны җәепләр йөзәрбез,

Колачларны җәепләр йөзәрбез.

 

Яшелләр дә ефәк яшьләр йөрәк,

Җырлашмый ничек түзиек,

Җырлашмый ничек түзиек.

 

Агыйделкәйләрнең суы салкын,

Дарья суларыннан ким түгел,

Дарья суларыннан ким түгел.

 

Бердәй беребезне кимсетмиек

Бердәй беребездән ким түгел,

Бердәй беребездән ким түгел.


Нет комментариев