Керәшен такмакларын укып карагыз
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Гөргөри.
Гөргөри дигән керәшен
Чибәр, пычак кергери.
Гөргөри кем ул, дисәгез,
Гөргөри ул - керәшен.
Көндез уйлап та карамыйм,
Төнлә төшкә керәсең.
Анда чаба Гөргөри,
Монда чаба Гөргөри.
Эш эшләргө вакыты юк –
Кызлар артыннан йөри.
Уйна, дустым, гармуныңны
Керәшен көйләренә.
Уф йөрәгем, гашыйк булдым
Керәшен чибәренә.
Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Нет комментариев