Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен халык җырлары

Җырлы-моңлы керәшен

Ишекләрдә

Ишекләр дә ачтым далай, гөлләр күрдем,

Сандыклардай ачтым дала маллар күрдем;

Сез, туганнар тату булып, ай кергәчтен,

Асыл кошлар белән дәлә, тиңнәр күрдем.

 

Нечкә генә некчкәй әле ай иләктән

Оннар иләп күрдем әле, ай келәттән;

Килгән безгә туганнарның ай асылы,

Җырлап кына бирик әле, ай эрәттән.

 

Солдат озату такмаклары

1. Солдат итеп алсалар да

Будырма билләреңне,

Кара чәчәң агарсада

Онытма илләреңне.

 

2. Җаланнардан чыгып җитә

Пешә казак ашлары,

Очып кошлар җитмәс җиргә

Җитә казак ашлары.

 

3. Солдат мескен поста тора,

Тар шинелен җабынып,

А-я-гүрә төшләр күрә

Туган илен сагынып.

 

4. Без казакный озатабыз

Агым суга җиткәнчей,

Агым сулар ага тора

Без айрылып киткәнчей.

 

5. Казарма биек булса да,

Кошлар оя ясамый,

Ал булса да, гөл булса да,

Туган җиргә ошамый.

 

6.Ай, бу Париж урамнары

Сибәлей бураннары.

Телеграмм сугарыем

Җук бит телефоннары.

 

7. Солдат итеп алсалар да

Будырма билләреңне,

Кара чәчәң агарсада

Онытма илләреңне.

 

"Тугай-тугай"

Килә болыт, килә болыт

Килә болыт тезелеп

Алдыгызга төшәр идем

Алма булып өзелеп.

 

Кушымта:

Эх, тугай, тугай, тугай

Тугайда сайрый тургай

Сайрый тургай hаман шулай

Безгә соклана бугай.

 

Сез дә килгәнсез икән

Без дә килгәнбез икән

Сез дә безнең кебек икән

Гаеп итмисез икән.

 

Кушымта.

 

Сездә тула басалармы

Бездә тула басалар

Сездә ничек бездә шулай

Җырлап күңел ачалар.

 

Кушымта.

 

Уйныйк әле, җырлыйк әле

Җырламый тормыйк әле

Чәчәк кебек гомерләрне

Бушка уздырмыйк әле.

 

Кушымта.

Алай да бергә, бергә

Болай да бергә, бергә

Җазсын иде гомер буе

Тагы да шулай җөрергә.

Кушымта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев