Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен халкы җыру суза

Мөслим районы Яңа Усы керәшен халкы җырулары

Борынгыдан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләр инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә  бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. 

Сезгә Е.А.Митюшкина туплаган җыруларны тәкъдим итәбез: 

Урманнарга керсәң

Урманнарга керсәң, агачларның 

Кәкересен кисмә, төзен кис.

Гел генә бергә җыелышып булмый,

Утыраек әле бүген кич.

Урманнарга керсәм, хәйран калам

Җәшь имәннең бөгелгәненә.

Үз-үземә кайчак хәйран калам

Сезнең өчен өзелгәнемә.

Урманнарга керсәң, сызгырып кер,

Шауламаган агач калмасын.

Кай җирдә җөресәк тә, җакшы булыйк, 

Сокланмаган кеше калмасын.

Саубуллашу җыры

Ишек алларыңны себереп куй,

Алма тәгәрәтеп уйнарсыз.

Бу җырларымны тот исеңдә,

Безне сагынганда җырларсыз.

Ишек алкайларыңны ачык тот,

Туплар тәгәрәтеп уйнарсың.

Бу җырларымны тот исеңдә,

Безне сагынганда җырларсыз.

Җибәрәсем килми янымдин

Җөгерепкәй кердем өйләргә, 

Киемемне элдем чөйләргә;

Сез-туганайларым килеп кергәч, 

Җәмнәр керде безнең өйләргә.

Чакырып алдым чакрым ярымдин,

Җибәрәсем килми янымдин.

Кашыкаең кара, буең зифа,

Әллә җомга көнне тудыңмы?

Өстеңә лә кигән күлмәгеңне

Әллә сабын белән юдыңмы?

Чакырып алдым чакрым ярымдин,

Җибәрәсем килми янымдин.

Җауса иде җаңгыр, әй, җауса иде,

Кыеклардан тамчы тамса иде;

Әлегәй дә лә бергә без җөрибез,

Тагы да җөрешергә җазса иде.

Чакырып алдым чакрым ярымдин,

Җибәрәсем килми янымдин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев