Керәшен фольклорыннан
Җан җал иткәндә

Керәшен фольклорыннан

Керәшен халкы турында Илгизә Гарайшина үтә дә шаян, матур такмаклар иҗат иткән. Әлеге җыр юлларын укучыларбызга тәкъдим итәбез!

Казның була каралары,
Казның була аклары.
Басмаганнарны бастыра,
Керәшен такмаклары.

Кызның булмый дәртсезләре,
Кызның була дәртлесе.
Көз дә туңмый, кыш та туңмый,
Керәшеннең бәкесе.

Җир җимертеп төшеп бии,
Бәчели, Ычтапаны.
Самогонсыз тормый диләр,
Керәшен стаканы.

Керәшеннең бакчасын,
Басмыйдыр билчән – үлән.
Гомерем буе аралаштым,
Керәшен халкы белән.

Авторы Ильгизә Гарайшина.
Фото: Михаил Тукранов.


Нет комментариев