Башкортстанның Бакалы районы керәшеннәре җыруы.
Кунаклар (да) килгәннәр, озатыек,
Басу капкаларына җиткәнче.
Озата (дау) бардым (да) карап калдым
Күз керфекәйләрем (дә) талганчы.
Синдәкәй (дә) сабырлык, мин дә сабыр,
Аткайларга печәннәр кем салыр.
Синдәкәй (дә) китсәң (дә), мин дә китсәм
Шәҗе буйкайларында кем калыр.
Җырлакай (дә) дисәң (лә) мин җырлыем
Берне генә түгел (лә) — икене.
Җырламас (лар) идем (лә) мин икене,
Җырла дигән сүзләрең сөйкемле.
Народные песни кряшен Башкортстана китабыннан.
Нет комментариев