Керәшен халык җыры: “Гармунчыбыз безнеке”
Җан җал иткәндә

Керәшен халык җыры: “Гармунчыбыз безнеке”

Халык җыры, халык көе – ул, халык авазы, халык тойгысы һәм фикеренең турыдан-туры чагылышы.

Аларны кадерләргә, югалтмаска, буыннан буынга тапшырырга кирәк.

 

Әй, бииләр, бииләр

Көе килми димиләр.

Көе килми димиләр

Сикерә-сикерә бииләр.

 

Безне кеше әйтә инде

Бу балалар азган дип.

Без әйтәбез азмаган дип

Кодай шулай җазган дип.

 

Әй, җәшь чагым, җәшь чагым,

Җәшь чагым - матур чагым.

Очкан кошлар түгел бит ул

Әйләнеп кайтмый тагын.


Нет комментариев