Мондый әкиятләрне әкият сөйләтергә яратучы балаларга укыганнар.
Борын-борын заманда булган, ди, карт белән карчык. Аларның күрше авылда бер кызлары булган. Шулай бер көнне карт кызларына чыгып киткән. Барып җиткән карт, аны ашатканнар, эчерткәннәр, күп хөрмәт күрсәткәннәр. Икенче көнне бабай саубуллашып кайтыр юлга чыккан . Юлда ул бер төргәк мамык тапкан. Караса, мамык эчендә урак. Бу әкиятне тыңлаган кеше — елак.
Татарстанның Сарман районы Ләке авылында Тамара Прасовадан язып алынган.
Чыганак: "Татар халык иҗаты" китабы.
Нет комментариев