Зәй районы Кабан-Бастрык авылы керәшеннәре җыруын тәкъдим итәбез
Кабан урамнары озын урам,
Уртасыннан бүләрлек булам.
Белмисез, туганай, хәлләремне,
Сезнең өчен үләрлек булам.
Кабан урамнары озын урам,
Уртасыннан ага гөрләвек.
Сез туганнар белән бер утыргач,
Күгәрченнәр кебек гөрләдек.
Зәй районы Кабан-Бастрык авылыннан А.А.Красновадан язып алынды.
Нет комментариев