Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Кабан-Бастырык һәм Дурт-Мунча авылларында талантлы кешеләр яши

Зәй районы Кабан-Бастырык һәм Дурт-Мунча авылларында яшәүче Анна ШӘРӘФЕТДИНОВА-ПАСМУРОВА һәм Люзирә ГАЙФУЛЛИНА язган шигырьләр тәкъдим итәбез

Анна ШӘРӘФЕТДИНОВА-ПАСМУРОВА

Әниемә


Син булмагач юк шул инде, әни ,

Яхшы киңәшләрен бирүче.
Юк шул инде, әни, чәчләремнән сыйпап,
Сабыр бул син, балам, диюче.
Юк шул, әни, назлы караш белән:
“Кайттыңмы?” – дип каршы алучы.
Исән бул, изге юллар диеп,
Тагын кайт, дип озатып калучы.
Юк шул инде, әни, миңа хәзер
Йомшак кына, кызым, диюче.
Юк шул инде, әни, минем тормыш өчен
Эчтән генә янып көюче.

Уйлар, уйлар...
Уйландыра
Якты көннәрне
Кара болыт каплап киткәндә.
Кояш җылысында җылы тапмый,
Күңелемдә буран купканда.
Уйландыра
Тышта салкын көзләр җиткәндә.
Яңгыр явып, үзәкләргә үтеп,
Әче салкын җилләр искәндә.
Уйландыра
Олыгайган саен
Ялгыз калган моңсу кичләрдә.
Балачактан уйнап үскән дуслар
Бакыйлыкка күчеп киткәндә.

***

Люзирә ГАЙФУЛЛИНА


«Николка» чишмәсе
Олы чишмә буйларында
Үсеп тора куаклар.
Кабан авылы бай чишмәләргә
Хуш киләсез, кунаклар!
Челтер-челтер агып тора
«Николка»ның чишмәсе.
Рәхмәт яусын кулларына,
Тәмле сулы чишмәсе.
Авыз итик суларыннан,

 

Суы салкын, димәгез.
Чишмә суы савыктыра,
Суын эчми китмәгез.
Тылсымлы булгач чишмәсе -
Кем генә су эчмәсен!
Бар да кабат эзләп килә,
«Николка»ның чишмәсен.
Тау астында серле чишмә,
Тау өстендә пешә җиләкләр.
Челтерәп ага чишмәләре,
Бик тиз тула чиләкләр.

Фото: "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы булдырасыз