Кабан авылы кызына
Җан җал иткәндә

Кабан авылы кызына

Сарман районы Ләке авылында гомер итүче карендәшебез - Демьян Малов шигырен тәкъдим итәбез

Яшьлекләрең үтем китте

Кабан су буйларында.

Чирәмендә бәбкә саклап,

Кер юдыҗ суларында.

 

Бәләкәйдән күреп үстең –

Тормыш итүе авыр.

Авырлыкларга сынмадың.

Бигрәк тә булдың сабыр.

 

Яшьлек чорың - сугыш елы,

Уйнамадың, көлмәдең,

Кабан егетләре белән

Яратышып йөрмәдең.

 

Яшьлекләрең кыска булды,

Авыр иде заманнар.

Матур йөзләреңә карап,

Сокландылар кабаннар.

 

Риза булдың китәргә

Яшь көенчә тол иргә.

Бер күрмәгән кеше белән

Бергә гомер итәргә.

 

Бала карап тегү тектең,

Йокламадың син кичтән.

Сыер савып, маллар карап,

Эшкэ киттең син иртән.

 

Кайгысын да, шатлыгын да

Синең башларың күрде.

Бүегн муллыкта яшисең –

Ходай барчасын бирде.

 

Үзеңне хөрмәт иткән

Туры килдең син иргә.

Кайгысыз, шатлыклар белән

Яшәсәк иде бергә.

2010 год.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Эчтэлекле шигер

    • аватар

      Без имени

      0

      0

      Демьян абый,бик матур шигырь.Сезнен шигырьлэрегез бик куп бит,языгыз,без соенеп,котеп алып укырбыз.Рэхмэт сезгэ,сэлэмэтлек,озын гомер телим телим.