Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Иске Тәрбит авылының «Кунаклар җыруы»

“Кунаклар җыелганда гел яңгырый торган җыру иде. Әле дә хәтердә ул минем”, – ди Лидия Ахметова.

Бу җырны “Сәлам” фольклор ансамбле башкара. Бу – ансамбльнең җитәкчесе Лидия Әхмәтованың туган авылы – Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында җырлана торган җыру.

“Кунаклар җыруы”

1.Алмагачлары барында,

Алмагачлары барында

Тайанмабыз талларга,

Тайанмабыз талларга.

Айяйа, айяйа, таянмабыз талларга,

Айяйа, айяйа, таянмабыз талларга.

 

2. Иш туганнар бар чагында,

Иш туганнар бар чагында

Җалынымабыз җатларга,

Җалынымабыз җатларга.

Айяйа, айяйа, җалынмабыз җатларга,

Айяйа, айяйа, җалынмабыз җатларга.

 

3. Сез кунаклар килгичтен нә,

Сез кунаклар килгичтен нә

Сөенеп җырыу башладым,

Сөенеп җырыу башладым.

Айяйа, айяйа, сөнеп җырыу башладым,

Айяйа, айяйа, сөнеп җырыу башладым.

 

4. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Уникегә тулганчый,

Уникегә тулганчый.

Айяйа, айяйа, уникегә тулганчый,

Айяйа, айяйа, уникегә тулганчый.

 

5. Уникегә тулганчый,

Уникегә тулганчый,

Дуслар күңле булганчы,

 

Дуслар күңле булганчы.

Айяйа, айяйа, дуслар күңле булганчы,

Айяйа, айяйа, дуслар күңле булганчы.

 

6. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Барыбыз бергә чакта

Барыбыз бергә чакта.

Айяйа, айяйа, барыбыз бергә чакта,

Айяйа, айяйа, барыбыз бергә чакта.

 

7. Озакламый таралырбыз,

Озакламый таралырбыз

Төрлебез төрле җакка,

Төрлебез төрле җакка.

Айяйа, айяйа, төрлебез төрле җакка,

Айяйа, айяйа, төрлебез төрле җакка.

Фото: Ансамбль "Салям"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев