Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җир әйләнә...

Шаян булса да, нык уйландыра торган шигырьләр белән таныштырабыз

- Иманың әйт, иманың әйт!

- Имана шул, имана...

Заман буталчыгын уйлап,

Башым калды дивана.

***

Җырларга да без оста,

Биергә дә без оста,

Өтек, хәерче булсак та,

Җимерергә без оста.

***

Һәр пуляга бәя бар,

Тик дөньяга бәя юк,

Җир әйләнә шыгырдавык

Таягына таянып.

***

Нужа бабай ак затка да

Кара кием кидерә,

Баш имичә йөргәннәргә

Дөнья башын идерә

***

Түтәл читең күтәр, күтәр,

Арасыннан җил үтәр,

Меңнәр бердән курка торган

Замана кайчан бетәр?

***

Җир әйләнә,

Сызылып таңнар ата,

Таң кояшы минем юлдашым.

Нигә абзаң чыдам булмасын,

Ашап үстек арыш умачын.

Михаил Михайлов, Кукмара, 1998, “Керәшен сүзе” гәҗитеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев