Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Гәрәй Рәхимнең "Замандашларыма ачык хат" китабыннан

Сезгә Гәрәй Рәхим иҗатын тәкъдим итәбез

Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) күренекле татар шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1941 елда Лениногорск районының Федотовка авылында туган. Казан дәүләт университетының филология факультетын һәм СССР Язучылар Союзы каршындагы Югары әдәби курсларын тәмамлаган. Әсәрләре 1959 елдан алып нәшер ителә. 

Сезгә аның иҗатын тәгъдим итәбез:

Бер милләтчегә

Бер карыймын - брат син.

Бер карыймын - дурак син.

Дөресен әйтсәм әгәр дә - 

Чеп-чи милли брак син.

Димәк, илгә һәм халыкка

Дус түгел, ә враг син. 

 

Укымышлылар турында

(Керәшеннәргә шаяру катыш юату сүзе)

...Укыган кеше - чукынган кеше...

...Чукынган кеше - укыган кеше...

Татар үзе бит...Татар үзе бит

Бу гыйбарәне тукыган кеше. 

Шулай булгач, син бер дә кимсенмә,

Башың горур тот, көрәш  син,  яме!

Татар әйтсә, ул хак әйтә инде

Укымышлы, дип, керәшеннәрне.

Әгәр бер абзый сүгенсә сиңа:

"Һай, син чукынчык керәшен!"- диеп,

Җавап бир: "Абзый, дөрес әйттең бит,

Туры оҗмахка керәсең! - диеп, - 

Чукынганнарны укыганнар дип

Таныгач инде, гөнаһка кермә - 

Чукынмаганнар укымаган дип

Син үз-үзеңне кимсетә күрмә!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев