Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Григорий Родионов шигырьләре

Татарстан Республикасының Халык язучысы Григорий Родионовның иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

ГОМЕР ЧЕЛТӘРЕ

Мин еллардан гомер дигән

Бер челтәр үреп барам.

Матур һәм ямьсез үрелгән

Төшләрен күреп барам.

Гүзәл чәчәкләр дә күп тә,

Шыксыз җөйләр дә байтак.

Бер өлгемнән җил дә үтмәс,

Берсеннән үтәр җайдак.

Бер җире ефәктән үргән -

Елкылдап, балкып тора.

Бер җире, ертык чыптадай,

Җанга шом салып тора.

Бер җирендә иң бәхетле

Көннәремнең рәсеме.

Бер җирендә шул бәхетнең

Кәфене һәм ясине.

Челтәремнең бер ягыннан

Шатлык кояшы калка.

Бер ягына кайгылардан

Авыраеп ай бата.

Мин еллардан әнә шундый

Бер челтәр үреп барам.

Бу төше ямьсез димәгез -

Үзем дә күреп барам.

 

КОЯШЛЫ ФАНТАЗИЯ

Көнгә карап тәрәзәмне ачам,

Кояш керә минем бүлмәгә.

Кояш белән кара-каршы утырам,

Кача өйдән бөтен күләгә.

Күңелем кебек ап-ак минем бүлмәм,

Хәтта кояш моңа сөенә.

Кайнар нурын чәчеп елмая ул,

Кояш исе аңкый өемдә.

Урамда да шундый якты бүген,

Тәрәзәмнән чөнки нур ага.

Шатланам мин, бүген бөтен дөнья

Минем тәрәзәдән нур ала.

Авылдашлар минем өй турыннан

Елмаешып үтеп китәләр.

Алар шулай минем өемдәге

Кунагымны тәбрик итәләр.

Әнкәй дә шат, әрле-бирле чабып,

Кунагымны сыйлый, тырыша.

Кояш нуры кебек чәчләренә

Ап-ак нурлар килеп сырыша.

Шундый бер хәл булып алды бүген -

Кояш килде минем бүлмәгә.

Күңелемнең бөтен почмагыннан

Качып бетте шик һәм күләгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигърият шигырьләр Григорий Родионов