Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушевның яңа шигырьләре

Георгий Ибушевның яңа шигъри әсәрләрен тәкъдим итәбез.

Күкчәчәкле кырларым

Кайда йөрсәм, туган җирем

Анам куены кебек минем,

Сусаганда суын эчтем,

Болыныңда аунап үстем.

 

Урманнарың шавын тыңлап,

Басу ярган сукмак буйлап,

Ялан тәпи белән үттем.

Кырлар авазын ишеттем.

 

Башакларның серләшкәнен,

Кыңгыраулар сөйләшкәнен,

Җир-әнкәмнең, сөеп-назлап:

“Улым”, – диеп эндәшкәнен.

 

Юлларында мин күп йөрдем,

Бөек калаларны күрдем,

Күккә ашкан зур тауларны,

Җәйрәп яткан далаларны.

 

Алар – минем илем түгел,

Туган якка тартты күңел,

Күкчәчәкле кырларыма,

Кыңгырау җырчы тургаема.

 

Бер җирдә юк синең кебек

Иркәләгән кочып-сөеп,

Туган җирдән аерылганнар

Алар – ятим бала кебек.

 

Матурлык турында кем язар?

Матурлык турында кем язар?

Таңнарның алсулыгын,

Менә тамам диеп янган

Чәчәктәге таң чыгын.

 

Басу буйлап сузылып киткән

Кыңгыраулы сукмакны,

Печән төяп, болын буй лап

Кайтучы ялгыз атны.

 

Рәшә булып басуларда

Тибрәп яткан җир назын,

Җан җилкетеп кыңгыраудай

Сайравын тургайларның.

 

Кем язар басу эчендә

Ялгыз имән сагышын,

Тал төбендә челтерәп аккан

Нәни чишмә тавышын.

 

Болытларның тау-тау булып,

Күктән горур узганын,

Болында яшь колыннарның

Тояк тибеп уйнавын.

 

Шомыртларның ап-ак күбек

Хуш исле толымнарын,

Җәйге төндә өзелеп

Кемдер тальянда уйнаганын.

 

Кем язар, шушы матурлык

Керсен дип, һәрбер җанга,

Бер уйласаң, нинди асыл

Матурлык безнең алда.

Син күрә, тоя бел аны,

Ул – һәрчак безнең янда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Георгий Ибушев