Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушев: «Әнием теләге»

26 ноябрь — Россиядә Аналар көне. Асыл карендәшебез, җырчы һәм шагыйрь Георгий Ибушевның дөньядагы иң кадерле кешеләребез — әниләргә һәм туган җиргә багышланган яңа шигыре

Мин тугач та ак биләүгә түгел,
Күлмәк итәгенә әни төргән.
Сөтле күкрәгенә кысып: «Балам, 
Бәхетең белән килсәң иде», — дигән.

Теләгең бит, әни, кабул булды, —
Ходай ишетеп, «амин» дигәндер.
Күңелемә — моңын, җанга — хисен,
Йөрәгемә сөю биргәндер.

Дүрт тәрәзле өй түрендә — каен,
Җил капкалы өйдән мин чыктым. 
Болын-тугайларың чәчәгедәй,
Туган җирем, назладың, кочтың.

Язмыш мине типкәләде, дисәм,
Гөнаһ булыр, рәхмәт язмышка.
Канатларын җәйгән бөркет сыман,
Мин талыпнып кердем тормышка.

Юлларымда күпме изге җаннар,
Гаҗәп талантларны очраттым.
Ләкин сагынып, әнием тудырган җир —
Туган туфаргыма еш кайттым.

Рәхмәт сиңа, рәшәләрнең чыңын,
Чишмәләрнең җырын биргәнеңә...
Мин бит сине кечкенәдән сөеп,
Саклап йөртәм нәни йөрәгемдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев