Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елена Тукмачева – «Оныта алмыйм»

Зәйле Елена Тукмачеваның архивыннан бер шигырен тәкъдим итәбез.

Күбәләктәй ак кар ява,
Тып-тыныч айлы кичтә.
Гөрләп торган туган йортны
Онытып булмый һич тә.

Оныта алмыйм әниемнең
Иртән камыр басканын.
Шул әче камырны ашап,
Мич артына качканым.

Исләремдә, әтиемнең
Иртән мал караулары.
Кабаланып көрәгәне
Ишек алды карларын.

Истә, җылы ипи белән
Баллап чәйләр эчкәннәр.
Әти көрәгән сукмактан
Мәктәпкә йөгергәннәр.

Истә, кышын әбиемнең
Бәй бәйләп утырганы.
Җәен чыгып сад-бакчага
Түтәлләр утаганы.

Онытылмый, кич утырып,
Пилмәннәр ясаганнар.
Казан янына җыелып,
Боламык ашаганнар.

Истә, олы кием киеп,
Төрле рольдә булганнар.
Әти-әнигә, әбигә
Кичен концерт куйганнар.

Гөрли иде йортым кышын,
Язын, җәен һәм көзен.
Менә хәзер туган йортым
Торып калды бер үзе.

Верхнебагряжский сельский дом культуры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев