Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Дөньяны бәхетле итә алсак

Халкыбызның җан аклыгы булган Ямаш Игәнәй (1938-1997) шигырьләре

Эх, без дә бер...
Юлларын тәмам итә дә,
«Мәңгелек,— дип, — бу өем»,
Күңелгә күчә берәүләр,
Иленең бизәп көнен.

Чык тамчысында җемелдәп
Чагылган кояш сыман,
Мәгънәсе, яме яшәүнең
Агыла гүя шуннан.

Тылсымлы көй җанга иңә,
Хисләрне күмә... Кайчак,
Эх, дисең, дөньяны без дә
Бәхетле итә алсак!..

* * *
Кыяларга менеп җырлар язам,
Җырлар язам җилләр канатына.
Җилфер-җилфер, җилфер, әйдә, иссен,
Якты хисем шул җилләргә күчсен.

Җир кешесе җыры — халкым моңы — 
Җилләр белән бергә галәм гизсен.
Ерак йолдызларга сәлам илтсен...
Тыңлап аны галәм кешеләре,
Кирәк икән, үзенеке итсен!..

* * *
Уйна, сазым, сөйлә илгә:
Ни шатлык бар, ни зарың?
Ничек үткәрдең гомернең
Кышларын һәм язларын?

Кемнәр бәхетеңне таларга
Шакшы куллар сузганын.
Һәм күгеңдә балкып янган
Илаһи бер зат барын...

Сөйлә, шулардан йөрәкнең
Парә-парә янганын.
Сөйлә, мин тыңлап карыйм,
Барыннан гыйбрәт алыйм.

* * *
— Җиде кат җир асларыннан
Нинди кыен юллар үтеп,
Суыңны саф саклый алдың
Әйтче, чишмәм, ничек итеп?

— Нык икән рухың, сау — җаның,
Керсез, пакь икән вөҗданың,
Дөнья тарлык-ваклыгыннан
Өстен булалса иманың, — 

Кем гамәле, асылы белән
Сусаганны сугарала — 
Мең катлам аша үтсә дә, 
Ягылмас һич бер тап аңа...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев