Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Бәйрәмнәребез турында такмаклар

Вера Боярова архивыннан

Шигырьләремне сөйлимен

Керәшеннәр халкына.

Вакыт җитте,  канат яра,

Очарга дип талпына.

 

Ел буена бәйрәмнәрнең

Һәммәсен көтеп алам.

Үткәнәрне искә алып,

Шигырь юлына салам.

 

Борынгыны хәтерләтә

Баш очында мәләнчек.

Йолаларны белеп торам

Уразага кергәнчүк.

 

Уразада ашамадым

Каз-үрдәкнең калҗасын.

Ашамаска үгетләдем,

Аннугын, Маланҗасын.

 

Ноябрьдән декабрьгә –

Алты атна ураза.

Ризыкларың кимемәсен

Келәтеңдә, бураңда.

 

Январь ае – ит ашар ай,

Җидесе – авыз ачар.

Шуннан башлана Напдуган,

Менә сиңа тамаша.

 

Нардуганны көтеп алам,

Елның айлары белән.

Ул бит бәйрәм алып килә,

Көмеш балдагы белән.

 

Унөчендә – балдак салу,

Уйларыңны ниятләп.

Балдак, мескен, өзелеп көтә,

Кемнәр җырлар бүләкләп.

 

Унсигезе шундый кичә,

Пешерәләр шишәрә.

Нардуган да үтеп китте,

Инде хәзер нишләргә?

Ит ашары кыска булды,

Ризык тулы бурада.

Көттермичә килеп җитте

Җиде атана ураза.

 

Олы  көн ул дини бәйрәм,

Үткәрәсең йоласын.

Табын түренә утыртып,

Кодагыен, кодасын.

 

Олы көн ул олы бәйрәм,

Күкәйләрне маналар.

Иртәдән үк күкәй җыя

Нәни бала-чагалар.

 

Мин дә күкәйләрне мандым –

Алларын, кызылларын.

Батыр егет кәләш сайлый,

Матурын яшь кызларның.

 

Язның беренче көнендә

Сабан ашлык чәчәләр.

Сабан туена бүләккә

Янчык, бистәр чигәләр.

 

Җәйнең беренче көннәрен

Хәтерләтә Тручин.

Тручин – җапрак бәйрәме,

Тәрәзәңә кыстыр син.

 

Керәшеннәрдә һәр авылның

Була үз бәйрәмнәре.

Питрау көн бүләк итә

Чәчәкләр бәйләмнәре.

 

Покрау көн – көзге бәйрәм,

Каз-үрдәген чаласың.

Керәшеннәр бәйрәм итә,

Белеп кенә чамасын.

 

Элекке гореф-гадәтне

Атам-бабам саклаган.

Буыннардан буыннарга

Бай мирас булып калган.

 

Дөньяга килгәнсең икән,

Булсын хезмәтең тырыш.

Йола-гадәтне калдыру –

Ул безнең бурыч.

 

Туганмын мин Ат елында,

Туган көнем – июльдә.

Яшем җитмештә булса да,

Күңелем унҗидедә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев