Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Булган хәл: Яшьлектә калган сөю хисе

Эштән кайтышлый үзебезнең йорт каршындагы эскәмиядә утырып торырга яратам мин. Бүген дә әллә каян күреп эндәшүче күрше Вера түти янына тукталдым.

Әңгәмә нинди генә темага кереп китмәсен, берәр вакыйгага кагылышлы аның үз хикәяте булмый калмас.  Бүген дә бездән ерак түгел, сәрби куаклары астында утыргычта бер-берсенә сыенып,  күгәрченнәрдәй гөрләшкән парга карап,  кая калды икән безнең шундый чаклар,  дип авыр сулап куйганнан соң, күлмәк итәген сыпыра-сыпыра сөйләп китте:

- Сөйгән егетем миннән 5 яшькә олы иде. Тизрәк өйләнешүебезне теләсә дә, миңа авыр булмасын дип, институтта укып бетерүемне көтәргә булды. Аның әти-әнисе Казаннан читтә бер районда яшиләр иде. Кулыма диплом аласы елны, Сабан туена туры китереп, мине алар белән таныштырырга ниятләп, үзләренә кунакка алып кайтасы иде. Бу турыда алдан белгертеп кую теләге белән, ял көннәренең берсендә ул авылларына юл алды.  Шул китүдән яраткан кешемне мин башка беркайчан да күрмәдем. Димәк, туганнары каршы килгән, ул алар сүзеннән чыга алмаган, дигән нәтиҗәгә килдем.  Бу хәлне авыр кичерүдән ничек кирәк алай имтиханнарымны тапшырып, институтны тәмамладым.  Үзебезнең район больницасына юллама  алып, кайтып китәргә җыенып йөргәндә,  тулай торак бүлмәсенә “ташлады” дип уйлап йөргән егетемнең дусты килеп керде. Ул җиткергән хәбәрне ишетүгә, башта тораташ кебек катып калдым,  аннары үз-үземне белештерми үксеп еларга тотынганмын.  Иптәш кызларым мине көч-хәл белән тынычландыра алдылар.  Эш болай булган: өйләнергә  җыенуы турында әйткәч,  әти-әнисе һәм туганнары бик сөенгәннәр.  Туйны да озакка сузмый, шушы җәйдә ясарга ниятләвен белгәч,  әтисе: “Улым, кунаклар төшерәсе булгач,  йөзгә кызыллык китермәсен, капка баганаларын яңага алыштырыйк. Киленне яңа капкаларны ачып каршы алыйк, дигән.  Әтиле-уллы җыенып, икенче көнне урамга киткәннәр. Күрәчәге булгандыр инде, авып баручы имән башка агачларга эленеп туктап калган. Аны ничек тә җиргә аударып җиткерергә теләгән егетем, ни рәвешледер агач астында калган. Әти кеше ярдәм алып килгәндә, инде соң булган...

Менә шулай бит ул, язмыш дигәнең кайбер өзелеп сөйгән ярларның да бөхетен күпсенә.  Инде балаларымның балалары бар. Гомер иткән ирем дә начар кеше булмады. Әмма барыбер яшьлектәге шушы мәхәббәтемне сагынып, төннәр буе йоклый алмый яткан чакларым еш була...

Саубуллашып, әкрен генә урынымнан кузгалуымны да сизмәде Вера түти. Аның тирән сагыну һәм юксыну сарган моңсу карашы каядыр еракка, яшьлегендә калган үткәннәргә төбәлгән иде.

Г.Егорова, Яр Чаллы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев